Аңа башлангыч биргән шагыйрә Наилә Ахунова чараны туган шәһәре Әлмәттә дә гамәлгә куйды. Оештыручылар әйтүенчә, елдан-ел ачык фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны арта. Быел анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 45 укучы катнашты. Аларның иҗат җимешләре биш номинациядә бәяләнде.
Лауреатлар 29 мартта Казанда узачак республика фестиваленә чакырулы.