Әлмәттә велосипед урлау арткан
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында Әлмәттә 45 велосипед урлау очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Шуңа бәйле рәвештә хокук сагында торучылар велосипедның документларын ташламаска, аны ябык бинада яки видеокүзәтү булган урында гына калдырырга, хуҗасы белән бергә велосипедны фотога төшерергә һәм үз техникаңның аерым билгеләрен хәтердә калдырырга кирәклеге турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа