Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә велосипед инфраструктурасы үсеш алачак

Озакламый Әлмәттә яңа төр транспорт чарасына өстенлек биреләчәк. Иң мөһиме, ул чыгымнарсыз!

Бензин кирәкми, юу, стоянкаларга кую да акча сорамый. Әмма бер генә эре кимчелеге бар (вак-төяге дә юк түгел, яңгырда, салкында йөрү бик уңайлы булмас), ул сезонлы. Якын киләчәктә шәһәрдә велосипед инфраструктурасы үсеш ала башлаячак.

Моның өчен башлангыч күптән салынган булып чыкты, безне факт алдына гына куйдылар дип әйтсәк тә дөрес булыр. Шушы көннәрдә Даниянең Copenhagenize Design Co генераль директоры, шәһәр мобильлеге мәсьәләләре буенча Дания эксперты Майкл Колвилл-Андерсен белән очрашу узды. Майкл - бөтен дөнья буенча төрле шәһәрләрдә велосипед хәрәкәтен үстерү өлкәсендә зур хезмәт куйган кеше, Cycle Chic ("велосипед купшылыгы") танылган блок авторы, фотограф. Аны шулай ук "Дөньяның велосипед илчесе" дип тә йөртәләр. Дания эксперты "тормыш өчен уңайлы булган шәһәр" (аның аңлатуында, бу - балалар белән велосипедта машина астына эләгү куркынычы булмаган шәһәр) шигарен истә тотып, һәм тиз арада һөнәри осталык ягыннан югары дәрәҗәдәге инфраструктура үстерү белән шөгыльләнә. Дублин, Париж, Бордо, Бангкок, Сан-Паулу, Буэнос-Айрес, Севилья шәһәрләре исемлеген, мөгаен, Әлмәт тә дәвам итәр. Безнең җитәкчелек ярдәм сорап, Дания белгечләренә мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Майкл алдан ук фотолар, видео, схема-проектлар буенча безнең шәһәрне өйрәнгән һәм велосипед хәрәкәтен җәелдерү өчен бөтен мөмкинлекләр, иркен урын барлыгын фаразлый. Әлмәт Россиядә профессиональ рәвештә велосипед инфраструктурасы үсешенә җиң сызганып тотынучы бердәнбер шәһәр икән. Майкл сүзләренчә, моңа кадәр күпләр бу теләк белән янып яшәсә дә, берсе дә яңа хәрәкәткә башлангыч салырга батырчылык итмәгән. Алар беренче адым ясаучы шәһәрне көтә.

- Сез бөтен Россиягә беренчеләр булачаксыз! Мин сезнең хакта башкаларга ирештергәч, күпләр: "Чынлапмы? Булмас ла!" - диде. Әгәр дә бу идея барып чыкса, Әлмәт Копенгагенга караганда да, туристлар өчен кызыграк булачак (атаклы эксперт үзе җитәкчелек иткәч, аның һәр трибунадан Әлмәт турында чыгыш ясап, безгә дан китерәчәге мәгълүм), - дип фикер йөртә Майкл. - Чөнки анда гомер буе велосипедта йөриләр, бүген халыкның 63 % ы аны төп транспорт буларак куллана. Россиядә безгә бер генә шәһәр кирәк. Бу илдә дә велосипедның иң тиз, уңайлы транспорт чарасы икәнлеген күрсәтү өчен Әлмәт менә дигән төбәк.

Бу проектның искиткеч булачагында шик юк. Китергән дәлилләр, дөньяга танылган фирманың аңа игътибар бирүе, җирле җитәкчелекнең максатчанлыгы башкача уйларга урын да калдырмый. Әмма башкасы кызыксындыра: моны күпме вакыт аралыгында гамәлгә ашырырга мөмкин? Бу сорауга Майкл төгәл мисал белән җавап бирде:

- Севильядә без барысын да нульдән башлап, хәзер велосипедчыларның 7 % ка җитүенә ирештек. Буэнос-Айреста 2 ел эчендә 140 км велосипед юлы төзедек. Хәзер шәһәрләр тиз үсеш ала, шуңа да озакка сузылыр дип уйламыйм.

Аның сүзләрен хуплап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин да (сүз уңаеннан, ул велосипедны аеруча үз итүче җитәкче) кистереп әйтеп куйды:

- Бу - чынбарлык! Мөмкин булмастай теләк юк! - Аның хыялы зурдан икән әле. - Киләчәктә Түбән Мактаманы да шәһәр белән велосипед юлы тоташтырачак.

Башка сүз дә кирәкми, теләк бар, сөйләшүләр бара, ә калганын вакыт күрсәтер. Ни дисәк тә, һәр проект акчага килеп төртелә. Барып чыга икән - афәрин! Тукталып кала икән, зыян юк, моңа кадәр дә ансыз яшәдек һәм яшәрбез! Ә велосипед сөючеләр өчен бездә, азмы-күпме, шартлар бар инде. Шәһәрдә махсус төзекләндерелгән 3 км юлның 2,3 е шарлавыклы буаларга туры килә. "Яшьлек" микрорайонында 885 м озынлыктагы юл да әзер. Планда Ленин урамы буенча һәм Шарлавыклы буалардан алып Тукай проспектына кадәр юл салу. Үзәк урамнарда ул куакларны һәм иске киоскларны юк итеп, җәяүлеләр өчен юлны киңәйтү хисабына төзеләчәк. Әлмәтлеләр дүрт тәгәрмәчне икелегә алыштырырмы? Бездә 1000 кешегә 506 машина (Казанда 311, Чаллыда 318) туры килүен исәпкә алсак, ай-һай!

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса