Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә варислар артты

Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе укучыларын Татарстан варислары берлегенә кабул иттеләр.

Мәгълүм булганча, рәсми рәвештә Татарстан варислары Берлеге, иҗтимагый оешма буларак, 1990 нчы елның 1 нче ноябрендә теркәлә. Берлекнең хәзер 150 мең яшь тарафдары бар. Татар гимназиясенең 5 сыйныф укучылары да хәзер алар сафында. Ләкин бу мәртәбәгә ия булганчы укучылар маршрут картасында күрсәтелгән "Белем дөньясы", "ПДД", "Варис", "Әби сандыгы", "Көйне уйлап тап", "ИЗО", "Ашыгыч ярдәм", "Спорт" кебек станцияләргә тукталып сынау узды. Элеккеге пионерлар Татарстанның яңа варисларына Республика символы - өч төстәге галстук бәйләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса