Әлмәттә вакантлы урын эшсезләргә караганда күбрәк
Ел башыннан алып 1 декабрьгә кадәр мәшгульлек үзәгенә 8329 кеше мөрәҗәгать иткән.
Аларның 3890 ы - эш эзләүчеләр. Бу чорда эшсез буларак 1012 кеше теркәлгән. Ул икътисади яктан актив халыкның 0,98 процентын тәшкил итә. 15 декабрьгә булган белешмәләргә караганда, мәшгульлек үзәгенең мәгълүматлар базасында эш эзләүчеләр өчен 1105 вакантлы урын бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа