Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә вакансияләр ярминкәсендә украиннар да катнашты

Әлмәттә булып узган эш урыннары ярминкәсендә 60 эшсез һәм Украинадан кайткан 6 кеше катнашкан.

Алар өчен шәһәрнең 14 предприятиесе 200 дән артык вакансия тәкъдим иткән. Хәзерге вакытта шәһәребез оешмаларына ПТО начальнигы, слесарьлар, кондуктор, бульдозер машинисты, кассир, икътисадчы, хисапчы, баллоннар тутыручы, электромонтер, ярдәмче эшче, сатучы, буяучы, шоферлар, тәрбияче, кече тәрбияче, ишегалды җыештыручы, кухня хезмәткәре һәм башкалар кирәк. 10 кеше вакантлы урыннарга чакыру алган, биш кеше курсларда укырга теләк белдергән, 10 кеше профориентация буенча тест үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса