Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале узды

Шәһәр паркында Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары гармунчыларының "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале булды.

Анда барлыгы 35 музыкант, 6 ансамбль катнашты.

Баулы районыннан халык гармунчылар ансамбле "Тальянка", солистлар Зәйтүн Муллаянов, Назыйм Кәримов, Таһирҗан Шәрифҗанов, Сарман районыннан солистлар Иван Тазов, Рәфис Муллин, Зәй районыннан "Нур" ансамбле, гармунчылар Хәтфирә Җиһаншина, Николай Бурганов, Радик Әхмәтшин, Николай Никитин, Бөгелмәдән Николай Гришин чын осталыкларын күрсәттеләр.

Әлмәт районыннан фестивальдә "Болгар", "Яшь күңелләр" халык гармунчылар ансамбльләре, Сабировларның "Сандугач" гаилә ансамбле, солистлар Марс Рәшитов, Александр Гришин, Владимир Кривченко, Әсгать Мотыйгуллин, Фәрит Кадыйров, Ленар Гарифуллин, Алсу Сатарова, Галия Журавлева, Гөлнар Девяткина, Инсаф Габитов, Михаил Андреев һ.б. катнашты.

Катнашучыларның һәммәсенә дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250