Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Урман утырту көне” акциясе узды

Узган шимбәдә әлмәтлеләр республикада уздырылган "Урман утырту көне" акциясендә катнаштылар.

Үзәк Сабантуй мәйданыннан ерак булмаган 1,6 гектарлы территориядә "Әлмәтнефть" идарәсенең яшьләр комитеты, Экология һәм тирә-як мохитне саклау департаменты хезмәткәрләре, барлыгы 35 кеше 5500 дән артык нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Поташ аланы урамнчылыгы дәүләт инспекторы Геннадий Горбунов сүзләренә караганда, быел агач утыртуны апрель аенда оештыру турында карар кабул ителгән. Чөнки республика буенча узган ел утыртылган үсентеләрнең бары тик 85 проценты гына яңарган. "Урман утырту көне" акциясе кысаларында Миннебай урманчылыгында да механикалаштырылган ысул белән агачлар утыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса