Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урланган велосипедны тиз таптылар

Полицейскийлар 24 яшьлек әлмәтле кызга югалган велосипедын бер сәгать эчендә табып кайтарып та биргән.

Кыз велосипедын баскыч мәйданчыгындагы кладовкада тота торган була. Аны урлыйлар. Полицейскийлар вакыйга булган урыннан бармак эзләрен һәм тукыма кисәген алып эшкә керешә. «Кайнар эзләр» буйлап алар 29 яшьлек, элек хөкем ителгәне булган әлмәтлене тиз табалар. Егет урланган велосипедны базарга сатарга алып чыккан була.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса