Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә универсаль спорт мәйданчыклары төзү дәвам итә

Агымдагы елда республика шәһәр һәм районнарында, авылларда 300 дән артык универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Үткән ел барлык төрдәге 67 спорт объекты файдалануга тапшырылган. Хәзер авыл җирлекләрендәге 3400 ен дә исәпләгәндә спорт объектларының саны 9408 гә җиткән. Бу татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт-физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартларның да...

Агымдагы елда республика шәһәр һәм районнарында, авылларда 300 дән артык универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Үткән ел барлык төрдәге 67 спорт объекты файдалануга тапшырылган. Хәзер авыл җирлекләрендәге 3400 ен дә исәпләгәндә спорт объектларының саны 9408 гә җиткән. Бу татарстанлыларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт-физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартларның да булуын аңлата. Республиканың яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча министры Рафис Борһановның коллегиядә ясаган чыгышыннан аңлашылганча, физкультура белән даими шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Узган елга нәтиҗәләр барлык халыкның 32,3 процентының спорт белән дус булуын күрсәткән. Быел Әлмәтнең Урсалы, "Дуслык" микрорайонында, Шевченко урамын дагы 2 г, 108, Тельман урамындагы 68 нче йортлар ишегалларында да универсаль спорт мәйданчыклары пәйда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса