Әлмәттә укучыларны киләчәккә әзерлиләр
Мәшгульлек үзәге 2 июньдә Балаларны яклау көне уздыра. Мобиль үзәк бу көнне "Эдельвейс" яшүсмерләр клубына барырга әзерләнә. Биредә укучылар һөнәри юнәлеш буенча компьютерда тест уза алачак.
Әлеге чарага шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 8-9 сыйныф укучылары чакырулы. Аларга шулай ук нинди белгечлекләргә сорау булуы хакында мәгълүматлар да җиткереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа