Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә укучыларның “IТ-чемпион” республика бәйгесенең II этабы җиңүчеләрен тәбрикләячәкләр

12 сентябрьдә Әлмәткә Азнакай, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән районнарыннан 21 яшь активист киләчәк.

Бәйгенең икенче этабы нәтиҗәләре буенча республикада 153 җиңүчегә iPad планшетлары тапшырыла. Бу көннәрдә Татарстанның территориаль зоналарында аларны хөрмәтләү оештырыла. Безнең шәһәрдә тантана Яшьләр үзәгендә узачак. Анда һәр районнан өчәр кеше (21 укучы) тәбрикләнәчәк. Әлмәттән Валерия Мифтахова (Кәләй мәктәбе), Айгөл Сәгъдиева һәм Дарья Кондратьева (5 нче гимназия) бу мәртәбәгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250