Әлмәттә төзелеп килүче сәүдә үзәге ишелгән
Төнлә Әлмәтнең Геофизическая урамында төзелә торган сәүдә үзәге ишелгән.
Төн уртасында әлмәтлеләр бинаның өч каты ишелеп төшкән тавышка уянып киткәннәр. Сәбәбе - арматура челтәренең чыдамлы булмавы. Бина эчендә эшчеләр булмаган. Зыян якынча 5 миллион сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа