Әлмәттә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга штраф салына
Экология департаменты әйләнә-тирәне чүпләүчеләргә карата кискен чаралар күрергә мәҗбүр.
Бер атна эчендә андыйларга карата 39,5 мең сумлык штраф салынды. 9 апрельдән 16 апрельгә кадәр барлыгы 16 административ беркетмә төзелгән. Шуларның дүртесе теләсә кая чүп ташлаучыларга карата. Җаваплылыкка тартылучылар арасында транспортта коела торган әйберләрне япмасыз ташучылар, сулыклар тирәсендә машина юучылар, яшел үсентеләргә зыян китерүчеләр, җир эшләрен рөхсәтсез башкаручылар, рөхсәт ителмәгән җиргә игълан ябыштыручылар да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа