Әлмәттә тыл хезмәтчәннәре медицина тикшерүе уза
Иртәгә тыл хезмәтчәннәренә 3 нче поликлинкада тирәнтен медицина күзәтүе уздырылачак.
Аларга УЗИ, ЭКГ узу, анализга кан тапшыру, цитология тикшерүләре үтү, маммография һәм флюорография үтү өчен онкодиспансерга алып бару оештырылачак. Шулай ук аларга 8 дән 14 сәгатькә кадәр баш табибка мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа