Әлмәттә тукталышларны түләүсез Wi-Fi белән җиһазландырмакчы булалар
Әлмәт районы башкарма комитетында шундый проект буенча фикер алыштылар.
Шәһәрдә бүген җәмәгать транспорты өчен 247 тукталыш бар. Проект гамәлгә кертелсә, Әлмәттә чын мәгънәсендә заманча тукталышларны күреп булачак. Проект буенча, аларда вакытны һәм шәһәр транспортының килү вакытын күрсәтә торган заманча мәгълүмат таблосы, полиция хезмәткәрләрен ашыгыч рәвештә чакырту өчен махсус төймә, түләүсез Wi-Fi, телефоннарның батареясын "тутырып алу" өчен җайланма, велосипедлар куеп тору урыны, күзәтү камерасы урнаштырылачак, дип яза Intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа