Реклама
Табиблар әлмәтлеләргә флюорографияне вакытында узарга киңәш итә.
Шулай булмаганда гади генә салкын тиюнең, я булмаса стрессның да җитди авыруларга китереп җиткерүе ихтимал.
Әлмәт муниципаль районында туберкулезның актив формасы белән авыру диагнозы 177 кешегә куелган. Табиблар күпчелекнең медицина тикшерүен үзвакытында узмау сәбәпле авыруын әйтә. Күпләр флюорографияне сәламәтлек өчен зарарлы дип белә. Бу ялгыш фикер. Аны елга бер тапкыр узарга кирәк. Ачык формалы туберкулез белән авыручы бер кеше ун-унике кешегә авыру йоктыра ала. Шуңа да сак булырга, табиблар кушканны үтәргә тырышырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа