Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә төрле дин вәкилләре бергәләп велосипедта узачак

11 сентябрьдә - Экстремизмга каршы көрәш көнендә Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап төрле дин тарафдарлары булган велосипедчылар узачак. Акция «Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында үткәрелә.

Аны Әлмәт епархиясе белән Әлмәт районы мөхтәсибәте оештыра.

Маршрут «Шифа» сәүдә үзәгеннән (Төзүчеләр пр., 10) башланып, Ленин урамы буйлап уза, аннары Чехов урамыннан Белоглазов урамына таба борылып, Р. Фәхреддин исемендәге үзәк мәчеткә таба киләчәк. Алга таба Гафиятуллин урамыннан үтеп «Шифа» сәүдә үзәгендә тәмамланачак. Старт 15 сәгатькә билгеләнгән. 16 сәгатьтә «Шифа»да чәй эчү чарасы булачак. Уртак велоузыш Әлмәт муниципаль районында төрле конфессия вәкилләренең тыныч һәм килешеп яшәвен, төрле дин вәкилләре арасында дини мәҗбүр итүләргә һәм экстремизмга урын юклыгын чагылдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса