Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тәрбиячесез калган балаларга ярдәм итү максатыннан хәйрия акциясе уздырылды

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан "Татнефть"ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте коллективы тәрбиячесез калган балалар файдасына хәйрия акциясендә катнашты.


Быел шул уңайдан 33 мең сум акча җыелды, балалар киемнәре, балалар ашлары, гигиена әйберләре сатып алынды. 30 майда медсанчастьның профком рәисе Таһир Зәкиев һәм баш шәфкать туташы Наталья Кассирова ул әйберләрне шәһәр балалар дәваханәсенең яңа туганнар паталогиясе бүлегенә тапшырдылар. Медсанчастьта эшләүчеләрнең балалары да игътибардан читтә калмады. Алар өчен бу көнне учреждение территориясендә күңелле балалар бәйрәме оештырылды. Анда 100дән артык бала җыелган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса