Әлмәттә транспорт карталарын тулыландыру өчен беренче банкоматлар барлыкка килде
2014 нче елның гыйнварыннан Әлмәт халкының "АК БАРС БАНК" ААҖ банкоматлары аша транспорт карталарын тулыландыру мөмкинлеге бар.
Әлеге хезмәт 7 банкоматка тоташтырылган, алар түбәндәге адреслар буенча куелган: Гафиатуллин ур., 51 йорт; Гафиатуллин ур., 20 йорт; Ленин ур., 60 йорт, Главпочтамт; Герцен ур., 2 йорт, Автовокзал; Төзүчеләр ур., 35 йорт; 2 банкомат - Ленин ур., 113а йорт.
"Ак Барс Банк" банкоматлары аша электрон транспорт карталарына түләү комиссиясез кабул ителә. Банкомат аша транспорт карталарын тулыландыру буенча күрсәтмәләр http://social-card.ru/ru/content/instruktsiya-popolneniya сайтында куелган.
http://mindortrans.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/261563.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа