Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә транспорт эшендә хилафлыклар ачыкланды

Әлмәт прокуратурасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә кайбер закон бозуларны ачыклады.

Әлмәт транспорт идарәсендә Әлмәт шәһәр прокуратурасы белән ЮХИДИ бүлеге берлектә үткәргән тикшерү барышында троллейбус йөртүчеләрнең юл документларында мәҗбүри рәвештә булырга тиешле кайбер реквизитларның күрсәтелмәве, аларның тиешле журналда теркәлмәве, транспорт чарасын рейс алдыннан тикшерү тиешенчә үткәрелмәве һәм башка хилафлыклар ачыкланды. Кайбер троллейбусларда шофер турында мәгълүмат, оешманың телефон номеры, ишекләр бикләнеп калганда тәрәзәләрне вату өчен чүкечләр, янгын ихтималында эвакуация тәртибе хакында табличка юк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие директоры адресына әлеге җитешсезлекләрне бетерү хакында күрсәтмә бирелде. Акт тикшерү стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса