Әлмәттә тоталь диктант язуда 400дән артык укучы һәм укытучы катнашачак
12 апрельдә 15 сәгатьтә "Тоталь диктант-2014" акциясе кысаларында "ТИСБИ" идарә университетының Әлмәт филиалы бинасында үзенең белемен сынап караган барлык кешеләр өчен диктант язу булачак.
Бу акциядә 400ләп кеше - 9-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашачак.
Тоталь диктант 2004 елдан башлап Россиянең һәм дөньяның 172 шәһәрендә берьюлы үткәрелә. Акциянең асылы - теләге булган һәркем өчен ирекле түләүсез диктант. Акцияне үткәрү on-line режимында Интернетта трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа