Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә торак төзелешенә йомгак ясалды

8 августта булачак төзүчеләр көне алдыннан шәһәр һәм район территориясендә торак төзелешенә йомгак ясалды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Илвир Габдуллин торак төзелешенең динамикалы үсүен хәбәр итте. Соңгы 4 елда ел саен 155 000 кв.м торак файдалануга тапшыру моны раслый.

Быел 1 августка 96 288,6 кв.м торак төзеп тапшырылган, бу еллык планның 62%ын тәшкил итә. Июнь аенда "Яшьлек" микрорайонында 537 квартирлы торак йортның соңгы 3нче чираты тапшырылды.

Августта шул ук микрорайонда 171 квартирлы торак йорт, "Көнбатыш капка" районында 156 квартирлы йорт тапшыру планлаштырыла. Декабрьдә исә "Яшьлек" микрорайоынында 14 катлы 81 квартирлы йорт тапшырылачак. Бу йортларның һәммәсе дә "Социаль ипотека" программасы кысаларында "Арслан" һәм "Стройкомплекс" компанияләре тарафыннан төзелә.

Соципотека белән беррәттән коммерция нигезендә торак төзелеше дә бара. 2014 елның 1нче кварталында "Алсу" микрорайонында 485 квартирлы торак йортның соңгы чиратын төзү тәмамланды. Радищев урамында ел ахырына кадәр 49 квартирлы йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250