Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә Координация советының беренче утырышы булды

Әлмәттә Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә координация советы төзелде. Аның җитәкчесе - Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов.

16 гыйнвар көнне ул советның беренче утырышын үткәрде.
Координация советы Әлмәт шәһәр прокуратурасы тәкъдиме белән Торак-коммуналь хуҗалык эшчәлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук бу өлкәдә хокук бозуларны булдырмау өчен төзелде. Ул коллегиаль киңәшләшү органы булып тора. Аның эшчәнлеге дәүләтнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сәясәтен гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле үзидарә органнарының, коммуналь комплекс оешмаларының, күп квартирлы йортларда квартир хуҗалары булган гражданнар берләшмәләренең, идарә итүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарының, финанс контроле органнарының, җәмәгать оешмаларының хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдерелә.

Район башлыгының 13 гыйнварда чыгарган №01 карары белән Координация советы турында нигезләмә, аның регламенты һәм составы расланды. almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250