Әлмәттә түләүсез юридик ярдәм көне булачак
21 мартта Әлмәттә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр Түләүсез юридик ярдәм акциясе була. Аны "Бердәм Россия" партиясе булышлыгы белән Россия юристлары ассоциациясе үткәрә.
Нотариус 8.00дән 11.00 сәгатькә кадәр, адвокат 11.00дән 14.00 сәгатькә кадәр, прокуратура хезмәткәрләре 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Кабул итү Ленин урамы, 41а йортта, "Бердәм Россия"нең кабул итү бүлмәсендә була. Алдан язылып кую өчен телефон: 45-49-35.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа