Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә әти-әниләрне суд тикшерә

Әлмәт шәһәр прокуратурасы балаларның һәм ятимнәрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча максатчан эш алып бара. Октябрь аенда прокуратура ата-ана хокукыннан мәхрүм итү һәм әти-әни вазифасын үтәүдән баш тартучылардан алимент түләтү турында 16 дәгъва гаризасын судка җибәргән.

Тәртипсез әниләр бар Әлмәттә. Шәһәр прокуратурасы хәбәр итүенчә, мәсәлән, 1983 елгы М. 2004 һәм 2010 елда туган сабыйларын тәрбияләү белән шөгыльләнми, беркайда эшләми, наркотик матдәләр куллана. Наркотик матдәләр саклаганы, аларны әзерләгәне өчен берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган. Наркологта исәптә торучы әлеге әлмәтле өченче баласын көтә, сигез айлык авыры бар. Ул үз әнисе хисабына яши. Судка җибәрелгән гариза шушы көннәрдә тикшереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса