Әлмәттә тәгәрмәч урлаучыны тоттылар
39 яшьлек әлмәтле төнлә йөк автомобиле тәгәрмәчләренең югалуы турында полициягә хәбәр итә. Аңа килгән зыян суммасы 45 мең сум белән исәпләнә.
Полицейскийлар аяк киеме һәм транспорт чарасы эзләре буенча каракны тоткарлыйлар. Ул 46 яшьлек, элек хөкем ителгән әлмәтле булып чыга.
Аңа карата өйдән беркая да чыгып китмәү рәвешендә җәза чарасы кулланылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа