Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Татарстан Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш буенча комиссиясе әгъзаларының киңәйтелгән күчмә утырышы булды

Әл­мәт­ле­ләр­нең то­ру уры­ны бу­ен­ча алып ба­рыл­ган эш тәҗ­ри­бә­се рес­пуб­ли­ка һәм Рос­сия кү­лә­мен­дә дә та­ра­ты­лыр­га ти­еш - Та­тарс­тан Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та­сы­ның икъ­ти­са­ди үсеш бу­ен­ча ко­мис­си­я­се әгъ­за­ла­ры ки­ңәй­тел­гән күч­мә уты­рыш ва­кы­тын­да без­нең тер­ри­то­ри­аль иҗ­ти­ма­гый җир­ле үзи­да­рә Со­вет­ла­рын­да (ТОСМС) бул­ган­нан соң бер­та­выш­тан әнә шу­лай дип бел­дер­де­ләр.

Ку­нак­лар ту­лы бер көн­нә­рен без­нең шә­һәр­гә ба­гыш­ла­ды. Баш­та алар ТОСМС­лар эш­чән­ле­ге бе­лән та­ны­шу ни­я­тен­нән 1 (баш предп­ри­я­ти­е­се - "Сис­те­ма-Сер­вис" УК ҖЧҖ), 5 ("Тат­те­ле­ком" ААҖ), 6 ("Я­маш­нефть"), 8 ("Әл­мәт тор­ба за­во­ды­"А­АҖ), 21 нче ("Та­тех" ЯАҖ) ТОСМС­ла­рын­да бул­ды, би­ре­дә эш­ләү­че­ләр, учас­ток по­ли­цейс­кий­ла­ры, яшүс­мер­ләр клуб­ла­ры мө­дир­лә­ре һәм баш­ка­лар бе­лән ара­лаш­ты. Элек­ке­ге со­ци­аль-пе­да­го­гик комп­лекс­лар­ның дә­вам­чы­сы бу­ла­рак тө­зел­гән ТОСМС­лар ку­нак­лар­да күп со­рау ту­дыр­ды. Би­на кем ба­лан­сын­да, алар­ның вә­ка­ләт­лә­ре бар­мы, тер­ри­то­ри­я­ләр чи­ге ни­чек бү­лен­де, ТОСМС мө­дир­лә­ре, участ­ко­вый­лар, тре­нер­лар кем шта­тын­да, ха­лык, шул исәп­тән имин бул­ма­ган га­и­лә­ләр бе­лән нин­ди эш алып ба­ры­ла, алар үз­лә­ре го­мер ки­чер­гән тер­ри­то­ри­я­ләр­дә тәр­тип ур­наш­ты­ру­га өлеш кер­тә­ме, "Ха­лык конт­ро­ле" дәү­ләт хез­мә­тен­дә кү­тә­рел­гән со­рау­лар ни­чек чи­ше­лә һәм баш­ка­лар - һәр­бер юнә­леш игъ­ти­бар үзә­ген­дә бул­ды. Со­рау­лар­ның күп­ле­ге га­җәп тә тү­гел, ник ди­гән­дә, ТОСМС­лар ба­ры тик Әл­мәт­тә ге­нә. Бү­ген шә­һәр­дә 37 җир­ле үзи­да­рә Со­ве­ты эш­чән­лек җә­ел­дер­гән. Алар ише­гал­ла­рын тө­зек­лән­де­рә, ба­ла­лар һәм ве­те­ран­нар бе­лән эш алып ба­ра, яшүс­мер­ләр­нең буш ва­кыт­ла­рын фай­да­лы итеп оеш­ты­ра, әй­лә­нә-ти­рә мо­хит­ны кай­гыр­та... Һәр­бер ТОСМС­та по­пе­чи­тель­ләр, хо­кук тәр­ти­бен бо­зу­лар­ны ки­сә­тү бу­ен­ча со­вет­лар оеш­ты­рыл­ган. 33 яшүс­мер­ләр клу­бы­ның 26 сы ТОСМС би­на­сын­да ур­наш­кан. Би­ре­дә эш­ләү­че тү­гә­рәк һәм сту­ди­я­ләр­нең әһә­ми­я­те алар­ның тү­ләү­сез бу­лу­ын­да, те­лә­гән һәр­кем йө­ри алу­ын­да. Предп­ри­я­ти­е­лә­ре тар­ка­лып мө­рә­җә­гать итәр җи­ре кал­ма­ган ве­те­ран­нар һәр тө­бәк­тә кү­зә­те­лә. Әл­мәт­ле­ләр бу со­рау­ны ТОСМС­лар аша хәл ит­те. Шун­дый яз­мыш­ка ду­чар бул­ган 1603 ве­те­ран хә­зер кай­гыр­ту­чан­лык то­еп яши.

- Бү­ген без­нең өчен үзен­чә­лек­ле көн, күп­ме кы­зык­лы нәр­сә күр­дек, - ди­де фи­ке­ре бе­лән ур­так­ла­шып Та­тарс­тан Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та­сы­ның икъ­ти­са­ди үсеш бу­ен­ча ко­мис­сия рә­и­се урын­ба­са­ры Фә­рит Са­фин. - Әл­мәт тәҗ­ри­бә­сен ту­ла­ем Рос­сия кү­лә­мен­дә та­ра­тыр­га ки­рәк. Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны ише­гал­ла­рын­да тәр­тип, чис­та­лык ур­наш­ты­ру­да, ке­ше­ләр­дә куль­ту­ра тәр­би­я­ләү­дә ки­рәк­ле һәм фай­да­лы эш алып ба­ра. Бу бик мө­һим. Бай­так кы­на шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре ни­гез­дә бюд­жет­ны ту­лы­лан­ды­ру ту­рын­да гы­на кай­гыр­та, йорт­лар шып­лап тө­зе­лә, ише­гал­ла­ры­на, яшел­лән­де­рү­гә урын кал­ды­рыл­мый. Әл­мәт­тә исә ТОСМС­лар оеш­ты­ры­лып, ке­ше­ләр­гә уңай­лы­лык ту­ды­ру ха­кын­да да кай­гыр­та­лар. Бу ис­кит­кеч!

- Мин ана­лар һәм ба­ла­лар бе­лән шө­гыль­лә­нәм. Ба­ла­лар йорт­ла­рын­да еш бу­ла­быз, ан­да элә­гү­че­ләр кыз­га­ныч, әл­бәт­тә. Бү­ген мин Әл­мәт­тә бу кү­ре­неш­кә конт­роль­лек итү­нең эш­лә­вен күр­дем. Һәр ТОСМС­та күп­ме имин бул­ма­ган га­и­лә, ба­ла бар­лы­гын бе­леп то­ра­лар, - ди­де Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та рә­и­се урын­ба­са­ры Тать­я­на За­бе­ги­на да. - Мон­дый кү­зә­тү ас­тын­да­гы ба­ла­лар­ның ятим­нәр йор­ты­на эләк­мә­ве­нә ыша­ныч бар. Шу­шы көн­нәр­дә җә­мә­гать конт­ро­ле ту­рын­да за­кон ка­бул ите­лә­чәк. Без бү­ген Әл­мәт­тә җә­мә­гать конт­ро­ле­нең ин­де тор­мыш­ка ашы­ры­лу­ын күр­дек. За­кон әле га­мәл­гә кер­мә­гән, лә­кин ул сез­дә эш­ли ин­де.

Ку­нак­лар­ның Бе­лог­ла­зов ура­мын­да­гы 2 нче ра­йон ко­тель­ны­ен­да бу­луы да оч­рак­лы тү­гел. Җы­лы­лык­ка һәм кай­нар су­га та­риф­лар бү­ген ха­лык­ны бор­чы­ган иң зур проб­ле­ма­ның бер­се. "АПТС" ААҖ җи­тәк­че­ле­ге шә­һәр­не җы­лы­лык бе­лән тәэ­мин итү сис­те­ма­сын мо­дер­ни­за­ци­я­ләү то­ры­шы, ин­вес­ти­ция прог­рам­ма­ла­ры һәм баш­ка­лар бе­лән та­ныш­тыр­ды. Әң­гә­мә ба­ры­шын­да төр­ле фи­кер­ләр яң­гы­ра­ды, ми­сал өчен, эре га­ба­рит­лы чүп­ләр­не, кис­кән агач­лар­ны таш­ла­ган­чы, алар­ны җы­лы­лык чи­ма­лы бу­ла­рак кул­ла­ныр­га тәкъ­дим ител­де. Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та ко­мис­си­я­се әгъ­за­ла­ры фи­ке­рен­чә, бу та­риф­лар­ны ки­ме­тү­дә роль уй­на­я­чак.

- Без ха­лык та­ра­фын­нан юл­лан­ган проб­ле­ма­лар­ны чи­шү­гә йөз то­та­быз. Һәр му­ни­ци­па­ли­тет­ның үзен­чә­ле­ге бар. Мә­сә­лән, Әл­мәт­тә­ге ТОСМС­лар тәҗ­ри­бә­се нә­ти­җә­ле һәм кы­зык­лы. Ул ке­ше­ләр­гә үз­лә­ре­нең ише­гал­ла­рын­да тер­ри­то­ри­я­лә­ре бе­лән ида­рә итү өчен шарт­лар ту­ды­ра. Әле­ге ка­рап йө­рү­ләр нә­ти­җә­се бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр әзер­лә­нә­чәк. Әйе, ке­ше­ләр­нең мө­рә­җә­гать­лә­ре бар, шул исәп­тән та­риф­лар бу­ен­ча. Без бү­ген объ­ек­тив чын­бар­лык күр­дек, - ди­де ко­мис­сия рә­и­се Ти­мур Ха­ли­ков.

Яшь­ләр үзә­ген­дә исә җир­ле үзи­да­рә ор­ган­на­ры­ның ке­че һәм ур­та эш­мә­кәр­лек үсе­шен­дә кат­на­шуы, биз­нес өл­кә­се­нә ка­гы­лыш­лы рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­ла­ры­ның ни­чек тор­мыш­ка ашы­ры­луы ту­рын­да сүз бар­ды. Иҗ­ти­ма­гый па­ла­та әгъ­за­ла­ры "Ал­нас" ААҖ­нең укы­ту үзә­ген­дә дә бул­ды­лар. Би­ре­дә алар предп­ри­я­ти­е­дә ур­наш­кан, уз­ган ел һө­нә­ри көл­ли­ят ба­за­сын­да эш­ли баш­ла­ган "Ки­лә­чәк Та­тарс­тан көл­ли­я­те" со­ци­аль-мә­га­риф про­ек­ты­ның ба­ры­шы бе­лән кы­зык­сын­ды­лар. Уку класс­ла­ры җи­һаз­лар һәм за­ман­ча компь­ю­тер тех­ни­ка­сы бе­лән тәэ­мин ител­гән. Про­ект­ның бе­рен­че эта­бын тор­мыш­ка ашы­ру өчен 100 мил­ли­он сум­нан ар­тыг­рак ак­ча кер­тел­гән. Көл­ли­ят би­на­сын­да берь­ю­лы 200 дән ар­тык ке­ше укый ала. Дүрт пнев­мо- һәм гид­ро­ав­то­ма­ти­ка­лы стенд­лар алу өчен Та­тарс­тан Хез­мәт, мәш­гуль­лек һәм со­ци­аль як­лау ми­нистр­лы­гы кар­шын­да­гы дәү­ләт са­тып алу­лар бү­ле­ге 13 мил­ли­он сум ак­ча бү­леп бир­гән. Ин­де "С­та­нок­чы" (ме­талл эш­кәр­тү), "Э­лектр җи­һаз­ла­рын ре­монт­лау һәм хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча элект­ро­мон­тер" бел­геч­лек­лә­ре­нә 52 сту­дент­тан тор­ган ике төр­кем туп­лан­ган. Про­ект­ның ту­ла­ем ин­вес­ти­ция кү­лә­ме 930 мил­ли­он сум тәш­кил итә.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250