Әлмәт таңнары

Әлмәттә татар китаплары кибете кирәк

Газетабызның 21 февраль санындагы "Китап басыла, уку теләге дә" дигән язмадан соң, татар китаплары язмышы турында укучылар тарафыннан төрле фикерләр кабул иттек. Шушы көннәрдә генә тугры укучыбыз, бик күп китаплар авторы Минзифа апа тукталышта бер вакыйга шаһиты булган.

Бүген ул үзенең күңел кичерешләре белән уртаклаша.

Троллейбус көтеп торганда ике татар хатынының туган телебездә сөйләшүе колакны ярып керде:

- Әлмәттә татар телендә китаплар сатыламы ул? Кайдарак микән?

Халык арасында берәү:

Реклама

- Китапханәләрдә генә булса инде, - дип әйтеп куйды.

Шулвакыт исемә төште, язучылар белән очрашуга баргач, Мәдинә Зәйнуллина: "Бер китапханәгә кергәч, юри киштәләрне карап йөрдем, ышанасызмы-юкмы бер татарча китап тапмадым", - дип әрнеп тә, гаҗәпләнеп тә сөйләгән иде. Кызганыч, кайсы китапханә икәнен әйтмәде. Хәтерем яңарды да, тагын уйга баттым. Троллейбуска утырып киткәч тә татар басмалары эзләүче ханымнарның: "Каян хәтле килеп, китапсыз кайтып китәрбез микәнни инде?!" - дигән сүзләре башымда әйләнде, җаныма тынгылык бирмәде. Йөрәгемә ут булып кадалган бу сораулар хакында уйланып барганда, кинәт ток суккандай булды: минем өемдә үзем язган йөзләгән китапларым бар. Шуларны биреп җибәргән булсам... Әмма соң иде инде, үкенсәм дә соң иде.

Күңел газапларымны басар өчен кулыма каләм алдым. Әлмәт шәһәрен халык телендә иң бай, матур шәһәр дип йөртәләр. Шагыйрь-шагыйрәләре, язучылары да күп. Китаплар ел саен нәшер ителә. Ә аларны чыгару өчен күпме көч вә тырышлык сарыф ителгәнен автор үзе генә белә. Шунысы да бар, басмаларны халыкка җиткерү тагын да авыррак. Күп милләтле Әлмәттә татар китаплары сату өчен бер генә кибет ачылса да, бик яхшы булыр иде. Мине ишетерләр дип уйлыйм.

Минзифа Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: