Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тагын бер суд приставына җинаять эше кузгатылды

Быелның мартында бер приставка карата кеше малын үзләштергәне өчен җинаять кузгатылган иде.

Ул вакытта гаепләнүче хатын-кыз хезмәткәр бурычлыдан тиешенчә рәсмиләштереп 40 мең күләмендәге акчаны ала. Ләкин акча адресатына бары җитми, пристав аны үзләштерә. Күп тә үтми тагын шундый ук хәл ачыклана. Бу юлы пристав бурычлыдан алган 45 мең сум күләмендәге акчаны үзләштерә. Тикшерү комитеты аңа карата да җинаять эше кузгатты. Әлеге гамәле өчен "озын куллы" приставка 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса