Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тагын бер каракны эләктерделәр

Атна башында бер хатын-кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, телефонын урлауларын белдерде. Аның әйтүенә караганда, ул телефонын үзе эшли торган кибеттә берничә сәгатькә караусыз калдырган.


Хәбәр алыну белән участок уполномоченные полиция кече лейтенанты Рубин Мадьяров шунда ук эшкә керешә. Җинаять эше материалларына кибетнең сәүдә залларыннан алынган видеоязма да өстәлә. Анда бер ир кешенең кибеттә иркенләп йөрүе, эш бүлмәсенә кереп, аннан кулына телефон тотып чыгуы ачык күренә. Кибеттә эшләүчеләргә бу кеше таныш икән: ул кибеткә еш кереп йөргән, бервакыт юк кына аңлашылмаучылык өчен җәнҗал да кузгаткан.

Оператив эзләү чаралары барышында карак тоткарланды, полиция бүлегенә китерелде. Өенә кайткач ул, сенсорлы экранына саклагыч код куелган булу сәбәпле, телефоннан файдалана алмаган икән, смартфонны сатарга мәҗбүр булган.

50 ел гомерендә бу кеше Җинаять кодексының сигез маддәсе буенча җавапка тартылган. 1983 елдан башлап кеше кыйнаган, талаган, законсыз рәвештә корал сатып алган, кеше сәламәтлегенә җиңелчә зыян китергән өчен хөкемгә тартылган. Соңгы тапкыр 2010 елның ноябрендә наркотик матдәләр урлаган һәм саклаган өчен хөкем ителгән.

Җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250