Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тагын берәү җиңел юл белән акча эшләргә теләгән

Май аенда "Татнефть-Охрана" ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Мактама урамында бер кешене тоткарлыйлар, чөнки ул аларда шик тудыра.

Ул ГАЗ автомобиле - күчмә дефектология станциясе кузовыннан берничә канистр һәм материаллар төргәге бушатып ята икән. Ике канистрда AGFA концентраты, ә төргәктә шул ук фирманың рентген пленкасы булып чыга.

Бу кадәр "химия" нигә кирәк булган соң? Машина йөртүче аны "Татнефтегазпереработка" идарәсе территориясеннән бер туганының үтенече белән алып чыккан, дөресрәге, урлаган икән, шуны очсыз бәягә сатып җибәрмәкче булган.

Предприятиегә китергән зыян 20500 сум тәшкил итә. Шул уңайдан җинаять эше кузгатылды. Эш урынын һәм тотрыклы хезмәт хакын югалтудан тыш, каракка урлаган әйберенең бәясеннән берничә тапкыр артыграк штраф яный, ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса