Әлмәт таңнары

Әлмәттә суган хуҗасын эзлиләр

Әлмәтнең төзәтү колониясенә наркотиклар кертергә маташучыны эзлиләр.

Билгесез кеше койма аша 8 нче төзәтү колониясе территориясенә суган ыргыта. Гади суган гына булмый ул. Уяу хезмәткәрләр табып алган суган эченнән наркотик табыла. Суганның эченә караңгы төстәге порошоксыман матдә салынган «Димедрол» таблеткасы кабын куйганнар да, кисеме күренмәсен өчен скотч белән ураганнар. Экспертиза әлеге матдәнең ацетиллаштырылган опий булуын күрсәткән - 1,68 грамм.

Реклама

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: