Әлмәттә суд приставы бурычлыларның 282 мең сум акчасын үзләштергән
Әлмәттә суд приставы булып эшләгән 24 яшьлек Л.Р.Насыйровага хөкем карары чыгарылды.
Ул бурычлы кешеләрнең 282 мең сум акчасын үзләштерүдә гаепләнә.
Хезмәт вазифаларын башкарганда Насыйрова бурыч түләүчеләрнең акчаларын квитанция кенәгәсенә кабул иткән. Идарәнең махсус депозит счетына саласы урынга ул акчаларны үз кирәгенә тоткан.
Тикшерү барышында Насыйрова дәүләткә килгән зыянны тулысынча каплады.
Әлмәт шәһәр суды аны шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итте.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа