Әлмәт таңнары

Әлмәттә студентлар хезмәт отряды үзәге ябылмачак

Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары үзәген хезмәт биржасы эшчәнлеген кабатлый дип ябарга тәкъдим иткән булганнар.

KazanFirst хәбәр итүенә караганда, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзәкне саклап калырга вәгъдә иткән.

Студентлар отрядлары үзәкләре республиканың биш торак пунктында - Казан, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында эшләп килә. Гомуми штат 42 кеше тәшкил итә.

Реклама

Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясендә фикер алышканнан соң җавап сүзендә Президентыбыз яшьләр сәясәте учреждениеләре челтәре бүгенгәчә булган торышта һәм күләмдә саклап калынырга тиеш дигән. Димәк, студентларның хезмәт отрядлары үзәге дә яшәячәк дип уйларга җирлек бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: