Әлмәттә спортның экстремаль техник төрләре фестивале узды
9 мартта шәһәр мәйданының экстрим-паркында спортның экстремаль техник төрләре фестивале булды.
Мондый чараның нефтьчеләр башкаласында үтүе традициягә керде, аның белән кызыксынучылар Әлмәттә дә, бөтен республикада да арта бара.
Фестивальне "Ультиматум" экстрим-клубы һәм A.R.C. Almet Racing Club оештырды. Автомобиль ярышлары быел 6 класста үткәрелде. Беренче тапкыр кертелгән "Леди" классы тамашачылар өчен күңелле сюрприз булды.
Кар машиналарында (снегоход) "Кросс" һәм "Кантри кросс" дисциплиналарында 15 кеше ярышты.
http://almetyevsk.tatar.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа