Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә социаль мошенниклык фактлары ешайды

Хокук саклау органнары, матбугат гел кисәтеп торуга карамастан, мошенниклар ышанучан кешеләрне һаман алдыйлар әле.


Бер хатын якын кешесенә ярдәм итәм дип акчасыннан коры кала, икенче кеше комсызлыгы аркасында алдана.

Полиция бүлегенең дежур частена, прокуратурага шәһәр кешеләре тәүлекнең төрле вакытында өй телефоннарына билгесез кешеләрнең шылтыратуы турында хәбәр итәләр. Бу кешеләр үзләрен полиция хезмәткәрләре дип белдерәләр, күпмедер акча өчен ярдәм итәргә алынмакчы булалар. Кайбер очракларда гражданнар, алар белән сүз озайтып тормыйча, полициягә хәбәр итсәләр, күбесенчә тиз ышанучан кешеләр акчаларын алдыралар.

Әлмәтлеләргә шуны әйтәсе килә: уяу булыгыз, мошенникларга ышанмагыз, билгесез кешеләргә акчагызны күчермәгез.

Хокук саклау органнарында эшләүче дип, күпмедер акча бәрабәренә якын кешеләрегезгә җинаять эше кузгатмыйбыз дип шылтыраталар икән, мондый фактлар турында шунда ук полициягә хәбәр итегез, шунда конкрет якын кешегезнең полициягә китерелгәнме-юкмы икәнен дә белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса