Әлмәттә социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе артты
ЕДВ белән бергә 1 апрельдән социаль хезмәтләр җыелмасы да 5,5 процентка артты. Мәгълүм булганча, әлеге җыелмага хокукы булганнар аны акчалата алу яки анда каралган хезмәтләрдән бушлай файдалану мөмкинлегенә ия.
1 апрельдән җыелма бәясе аена 930 сум 12 тиен тәшкил итә. Шуның 716 сум 40 тиене дарулар белән тәэмин ителешкә, 110 сум 83 тиене санаторий-курорт дәвалануына, 102 сум 89 тиене дәвалану урынына шәһәрара транспортында бару-кайтуга каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа