Әлмәттә “Снегоход” операциясе үтә
Гостехнадзор органнары 3-28 февраль көннәрендә республикада профилактика операциясе үткәрәләр.
Ул кар техникасыннан файдаланганда тиешле нормалар үтәлешен тәэмин итүгә юнәлдерелә.
Тикшереүләрдән күренгәнчә, бу техниканы файдаланганда кагыйдәләрне сакламау фактлары булып тора. Хуҗалары машиналарын вакытында теркәмиләр, техосмотрга вакытында алып бармыйлар. Алар белән идарә итүчеләрнең еш кына тиешле документы да булмый. Нәкъ менә куелган таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү өчен Гостехнадзорның республика идарәсе "Снегоход-2014" профилактика операциясе үткәрү турында приказ чыгарды. Аның барышында ЮХИДИ, ГТХ министрлыгы, аучылык хезмәтләре бергәләп рейдлар үткәрәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа