Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сигез кеше агуланган

Агуланулар буенча Әлмәт узган атнада республикада исемлекнең икенче юлына күтәрелгән.

Казанда 34, Әлмәттә 8, Түбән Камада 4 очрак теркәлгән. Кайбер муниципаль районнарда ике һәм бер кеше агуланган. Татарстан буенча барлыгы 57 очрак булган. Агуланучыларның 73,7 проценты ир-атлар, 26,3 проценты хатын-кызлар, 22,8 процент балаларга туры килә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор идарәсе.

Әлмәттә составында спирт булган эчемлекләр белән 1, наркотик матдәләрдән 2, дару белән 2, төрлечә 3 кеше агуланган. Агуланып үлүчеләр дә күзәтелә. Узган атнада Түбән Камада бер, Казанда дүрт кешенең гомере әнә шулай өзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса