Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә шоферлар җәяүлеләр белән дус түгел

Әлмәттә быелның тугыз ае эчендә 220 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 28 кеше һәлак булган, 302 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Әлеге аварияләрнең 41 е җәяүлеләр урамны аркылы чыга торган урында теркәлгән. Бу урыннарда 3 кешенең гомере өзелгән. Иң күп авария машиналарның бәрелешүе нәтиҗәсендә теркәлгән - 93 очрак һәм аларда 14 кеше үлгән, 164 кеше имгәнгән. Икенче урында җәяүлеләрне таптату тора. Балигъ булмаганнар катнашында 47 авария булган. Нәтиҗәдә 56 бала зыян күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса