Әлмәттә шифаханәдә туган көн уздырдылар
Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән өйләренә барып котлау дәвам итә. Бүген изге теләкләрне сугыш инвалиды Мөнир Баталов кабул итте.
Украина фронтындагы бәрелешләрдә катнашкан, пехота полкы разведкасында взвод белән җитәкчелек иткән ветеран, I Дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры әлеге вакытта үзәк шифаханәдә дәвалануда. Ул яткан палатага үзе эшләгән бораулау эшләре идарәсе, социаль яклау идарәсе, ветераннар советы җитәкчелеге һәм башкалар җыелды. Котлаулар, бүләкләр - барысы да дулкынландыргыч шартларда үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа