Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлаулар узды

Кичә 12 нче Беренче микрорайон округы буенча шәһәр Советына, Новоникольск һәм Ерсубайкино авыл Советларына өстәмә рәвештә депутатлар сайлау булды. Сайлаулар бер мандатлы сайлау округлары буенча уздырылды.

Әлмәт шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе Әнәс Кашапов билгеләп үткәнчә, сайлауларга әзерләнү барышында да, алар үткәрелгән вакытта да федераль һәм республика законнарының барлык таләпләре сакланган. Сайлау комиссияләре тарафыннан "Бердәм Россия", КПРФ һәм ЛДПР партияләреннән 9 кандидат теркәлгән. ЛДПР партиясеннән шәһәр округы буенча күрсәтелгән кандидат үз теләге белән вакытыннан алда кандидатурасын төшергән.

Сайлауларда тавыш бирүдә 4838 сайлаучы катнашкан. Шәһәр буенча тавыш бирергә килүчеләр 65,29, районда 96 процент тәшкил иткән. Сайлау комиссияләре барлык сайлау округларында да сайлаулар узды дип саный. Сайлаулар барышында 4 депутат сайланды. Болар - шәһәр буенча "Татинтек" ҖЧҖ директоры Әхмәтҗанов Рөстәм Рәисович (ул 86,78 процент тавыш җыйды), Ерсубайкино буенча "Татнефть" ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Глазков Николай Михайлович (98 %), Новоникольск буенча "Җәлилнефть" идарәсенең 4 нче ЦДНГсы начальнигы Каюмов Рөстәм Маликович (89%) һәм "Җәлилнефть" идарәсе 7 нче ЦДНГ начальнигы Гыйззәтуллин Мөдәррис Могарифович (93%). Сайлау комиссияләре карары белән кандидатлар вәкиллекле органнарга депутат булып танылдылар.

Сайлаулар көнне сайлау комиссияләренә шикаятәләр һәм тәнкыйть сүзләре кермәгән.

Л.Сибгатуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250