Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сайлаулар тыныч узарга тиеш

13 сентябрьдә Әлмәт шәһәре һәм районында 200 дән артык хокук саклау органнары хезмәткәре, ведомстводан тыш каравыл, ЮХИДИ экипажлары, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре җәмәгать тәртибе сагында торачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Сайлауларны үткәрү чорында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре полиция бүлегендә узган брифингта да тикшерелде.

Полиция шәһәрдәге һәм райондагы 114 сайлау участогын тикшереп чыккан инде. Аларны саклауга аеруча зур игътибар биреләчәк - һәркайсында полиция хезмәткәре дежур торачак.

Сайлаулар вакытында хокукка каршы гамәлләр кылына калса, алар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Гражданнар сайлау кампаниясе барышында мөмкин булган хокук бозулар хакындагы мәгълүмат белән 02 яки 8 (8553) 39-23-10 телефоны аша полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса