Әлмәттә салкын тидереп авыручылар арткан
Узган атнада шәһәр һәм районның 1073 кешесе ОРВИ диагнозы белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Һәрвакыттагыча, авыручыларның яртысыннан артыгы - 728 е балалар. Авыручылар саны аннан алдагы атна белән чагыштырганда 22 процентка арта төшкән. Ләкин ул әлегә эпидемиологик чикне артып китмәгән әле. Кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар да 20 процентка...
Узган атнада шәһәр һәм районның 1073 кешесе ОРВИ диагнозы белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Һәрвакыттагыча, авыручыларның яртысыннан артыгы - 728 е балалар. Авыручылар саны аннан алдагы атна белән чагыштырганда 22 процентка арта төшкән. Ләкин ул әлегә эпидемиологик чикне артып китмәгән әле. Кискен эчәк инфекцияләре белән авыручылар да 20 процентка арткан һәм 42 очрак тәшкил иткән. Роспотребнадзорның Әлмәт территориаль бүлеге әйтүенчә, хайваннар тешләгән кешеләр саны да арта бара. Мисал өчен, узган атнада бу җәһәттән тугыз кеше медицина ярдәме сораган. Аларның җидесен эт тешләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа