Әлмәт таңнары

Әлмәттә “сакаллы” шоферларның исемнәрен газетада бастырырга уйлыйлар

Гыйнвар-сентябрь айларында автомат рәвештә юлда йөрү кагыйдәләрен бозуны теркәүче прибор 77065 машинаның таләпләрне сакламавын яздырган. Бөтен шофер да штрафларын вакытында түләми икән.

Базада бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәрнең саны 848, 20 мең сумнан артыклылар 544 кеше теркәлгән. 35 әлмәтленең җыелган штрафы 50 мең сумнан артып китә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында бурычлыларның исемнәрен җирле газеталарда бастыру, эш урыннарына хәбәр итү тәкъдимнәре яңнырады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: