Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Россия көнен бәйрәм иттеләр

12 нче июнь көнне "Шифа" сәүдә үзәгендә Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылды.

Россия көненә багышланган бәйрәм программасы кызыклы итеп оештырылган иде. "Шифа" сәүдә үзәге кубогына стритболга старт бирде. Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән килгән балалар, яшүсмерләр һәм үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тамашачылар өчен чын бүләк булды. «FASHION» мода студиясе чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Өч сәгать дәвамында балалар өчен махсус мәйданчык эшләде. Рәсем , аквагрим ярышлары, «SHIFA-повар»дан тәмле һәм баллы призлар Россия көне бәйрәменә килгән яшь катнашучыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.

Бәйрәм чаралары "Нефтьче" мәдәният сарае каршысында оештырылган кичке дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса