Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Әрмәнстан рәссамнары һәм фоторәссамнары күргәзмәсе ачылды

Татарстан Республикасында әрмән мәдәнияте көннәре кысаларында Әлмәттә Әрмәнстан рәссамнары һәм фоторәссамнарының "Әрмәнстан һәм Татарстанның архитектурасы һәм пейзажлары" дигән күргәзмәсе ачылды.

Бу мөһим вакыйга уңаеннан Татарстанның 20дән артык шәһәренең вәкилләре чакырылган иде.

Ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алексей Грушин катнашты. Үз чыгышында ул районда 62 милләт вәкилләре яшәвен әйтте. Әрмәннәр үз чараларын киң колач белән үткәрәләр. Алар үз мәдәният-сәнгатьләрен оста пропагандалыйлар, мондый күргәзмәләр аларның традицияләре белән яхшырак танышырга мөмкинлек бирә.

Картиналар галереясе залларында Завен Саркисян, Касил Әмиров, Анна Хачатрян, Грант Татос кебек танылган осталарның эшләре куелган иде.

Чара барышында әрмән общинасы активистлары бүләкләнде, әрмәннәрнең Татарстандагы милли-мәдәни автономиясе вәкилләренең киңәшмәсе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса