Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Red Bull. Шлем и краги» турниры көтелә

4 февральдә Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта хоккейның яңа төре буенча беренче тапкыр узачак.

Чара «Хоккей без права на поражение» девизы астында оештырыла. Уеннарның иганәчесе – «Татнефть» компаниясе. Матч Олимпия системасы буенча (уеннан чыгып китү шарты белән) уза. Махсус кагыйдәләр дә бар: капкачыдан башка «дүрткә дүрт» форматы, 45,72х22,86 зурлыгындагы мәйданда уйнау, капкаларны 4 автопокрышка алыштыру каралган (алкаларны шунда кертергә туры киләчәк) һәм матч 15 әр минуттан торган ике периодны үз эченә ала. Ярышларда 16 яшьтән өлкән булган уенчылардан торган ир-егетләр һәм хатын-кызлар командаларына катнашу хокукы бирелә. Турнирда Татарстанның 30 командасы катнашырга теләк белдергән. Параллель рәвештә турнир илебезнең тагын 11 шәһәрендә (Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Төмән, Новосибирск, Екатеринбург, Воронеж, Калининград, Волгоград, Сергиев-Посад) үтә. Җиңүчеләр 3 мартта Мәскәүнең ВТБ шугалагында финалда очрашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса