Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Ратник-2014” бәйгесе үтте

Быелгы уеннарны Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарыла башлауга 25 ел тулуга һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештырдылар.

"Ратник-2014" уеннарында быел 14 команда: предприятие һәм оешмаларның яшьләр комитетлары, авыл яшьләре, махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Һәр команда 6 кешедән - дүрт егет һәм ике кыздан төзелгән иде. Әлеге чара хәрби-патриотик тәрбия һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, гадәттән тыш һәм экстремаль шартларда кирәкле сыйфатлар тәрбияләү, хәрби хезмәткә әзерләү, кеше иминлеге нигезләре буенча белемнәрен тикшерү, физик яктан чыныктыру максатыннан оештырыла.

Командалар парадыннан соң бәйгенең төп өлеше башланды. Командалар бер сәгать эчендә 24 бирем үтәп һәм иң күп балл җыеп җиңүче исемен яулау өчен көрәште. Нәтиҗәдә предприятиеләр арасында беренче урынга "АЛНАС" командасы лаек булды. Икенче урынны "Әлмәт җылылык челтәре" предприятиесе, өченчене "Система-сервис" идарәче компаниясе яулады. Уку йортлары арасында беренчелекне икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы студентлары ычкындырмады. Икенче урында Әлмәт физкультура көллияте командасы, 3 урынга нефть институты вәкилләре чыкты. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән командаларга кыймәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

"Ратник" - кыюлар, җитезләр һәм татулар уены. Ул егетләргә хәрби устав таләп иткәнчә командир әмерен үтәү мөмкинлеген ача, тапкырлык, тиз җайлашу һәм җитезлек кебек сыйфатлар тәрбияли. Хәрбиләргә кирәкле бу сыйфатлар уеннар һәм күнегүләр вакытында формалаша, гади күнекмәләрдән катлаулыракларына күчә-күчә булачак солдатлар корал белән эш итәргә дә өйрәнә. Шуңа күрә оештыручылар әлеге уеннар традициягә әйләнер һәм елдан-ел яхшыра гына барыр дигән фикердә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250